news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар радиосы” рус телендә дә сөйли башлады

Радионың баш мөхәррире бу күренешне тапшыруга төрле өлкә белгечләре килү белән аңлатты.

“Татар радиосы” рус телендә дә сөйли башлады
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Бүген иртән “Татар радиосы” рус телендә сөйләде. “Татар-информ” хәбәрчесе бу күренешнең сәбәпләрен “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйровтан сорады.

“Безнең караш” дип аталган программага төрле өлкә белгечләре килә. Әлеге өлкәләрдә барысы да татар телен белмәгәнлектән, программада русча да сөйләшергә мөмкиннәр”, - диде Айваз Садыйров..

“Татар-информ” хәбәрчесенең “татар белгечләре юкмы?” – дигән соравына Айваз Садыйров: “Чакырылучы компаниядән тора”, - дип җавап бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot