Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар радиосы"ның Сергачтагы офисына һөҗүм булган
Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге радиостанциянең мөхәррире Фәрит Аймалетдинов хәбәр итте.
“Безнең радиостанциянең студиясе аерым бинада урнашмаган, арендалап тордык. Һөҗүм итүчеләрнең ачкычлары булган, алар ишекләрне үзләре ачып кергән. Минем аңлавымча, шунда кәеф-сафа корып утырганнар һәм кызык эзләп студиягә кергәннәр. Һөҗүм итү өчен алай җитди сәбәпләр юк, шуңа күрә шау-шу куптарырга кирәкми”, - диде ул.
Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз