Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар радиосы” җитәкчелеге үз концертларын яңа татар эстрадасының бер чагылышы дип саный
“Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концертны оештыручылар “Татар-информ”да журналистлар белән очрашты.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар радиосы” хитларыннан торган концерт татар эстрадасының юнәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә. “Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концертны оештыручылар шушы фикердә.
Әлеге традицион концертны оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашып, концерт турында тулы мәгълүмат бирделәр. Матбугат очрашуында катнашучылар җырның ротация аша үтеп кенә хит булу-булмавы, фонограммага җырлауны аеру билгеләре, эстрада дөньясында булган аңлашылмаучылыкларны хәл итү юллары турында фикер алышты. Журналистларга Филүс Каһировның концертта яңгыраячак хитын, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре редакторы Айваз Садыйровның укулеледа уйнавын тыңларга мөмкинлек булды.
“Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концертта катнашачак утыздан артык җырчы үзләренең әлеге радиода яңгыраган хитларны башкарачак. Болар – Зәйнәп Фәрхетдинова, Elvin Grey, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар.
“Концертта катнашкан җырчылар иң популяр җырчылар дип әйтә алмыйбыз, без аңа хокуклы түгел. Без үз концертларыбыз турында әйткәндә иң популяр артистлар катнаша дигән сүзне кулланмыйбыз. Бу концертта шушы составның хитлары яңгыраячак – без шуны гына гарантияли алабыз”, - ди “Татар радиосы хитлары” концертын алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова.
“Без бу концерт аша татар эстрада юнәлешен күзәтә алабыз. Концертта катнашучылар - исемле, танылган һәм исем алган җырчылар, - ди ул матбугат конференциясендә катнашучы Филүс Каһировка ишарәләп. - Алар тере тавышка җырлый һәм бу - тулаем эстраданың бер чагылышы”
- “Татар радиосы” концерты 27 октябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә уза. Мондый концерт өченче ел рәттән уздырыла. Алып баручылар -Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров белән Рамил Шәрәфиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз