news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар радиосы" эфирга рөхсәт ителгән җырларга карата стандарт әзерли

"Барс Медиа" ширкәте җитәкчесе Марат Гәрәев әйтүенчә, сүз цензура кертү турында бармый.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Радиога эләккән җырларны тәртипкә салу өчен “Татар радиосы” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән бергә бердәм система әзерли. Бу хакта «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәк җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында белдерде.

Искәртеп үтик, 16 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар-радиосы” коллективы белән очрашты.

Марат Гәрәев әйтүенчә, Президент татар эстрадасының сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшчәнлек алып бару кирәклеген белдергән.

“Стандартлар әкренләп кертеләчәк. Без музыкаль әсәрләр яздыру буенча бердәм параметрлар булган музыкаль база булдыруга таба барабыз. Әкренләп сыйфатлы продукт барлыкка киләчәк. Эфирда булмаска тиеш әйберләрне кысрыклап чыгаргач, без моңа киләчәкбез”, – диде ул.

Марат Гәрәев әйтүенчә, хәзерге вакытта артистлар да, җырлар да күп, шуңа күрә начар сыйфатлы җырларны кертмәс өчен сайлау мөмкинлеге бар.

“Җырларның эфирга, каналларга эләгүен системага салырга кирәк. Моның өчен бердәм механизм булырга тиеш һәм алга таба да җырчылар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Бу сыйфатсыз материал булдырмаска ярдәм итә”, – диде ул.

“Радиога җырларны чыгару өчен бердәм студия булырга тиеш, параметрларын күрсәтергә кирәк: аранжировка кагыйдәләре, нинди дәрәҗәдә, ничә децибел, нинди тавыш. Бу һич кенә дә цензура түгел, бу базар мөнәсәбәтләренә бәйле булачак. Бары тик базар гына артистка булган ихтыяҗны билгеләячәк. Бернинди цензура турында да сөйләшү юк, чөнки цензура үз артыннан начар әйберләр барлыкка китерә”, – дип саный Марат Гәрәев.

Марат Гәрәев белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100