news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар радиолары хезмәткәрләре пляж волейболы турнирында очрашачак

Быелгы чемпионат Татарстан радиосының 90 еллыгына багышлана.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар телендә эшләүче радиолар арасында пляж волейболы буенча дүртенче тапкыр турнир узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татарстан” радиосы радиотапшырулар хезмәте шеф-редакторы Рәзин Нуруллин хәбәр итте.

2013нче елда Казанда Универсиада узганнан соң, “Болгар” радиосын ул вакытта җитәкләгән Илнур Фәйзрахманов башында “без дә бит спорт белән яши алабыз” дигән тәкъдим туа, һәм 2014нче елда пляж волейболы буенча татар телендә эшләүче радиолар арасында беренче тапкыр чемпионат үткәрелә. Беренче елны “Татар радиосы”, икенче елны “Тәртип” радиосы һәм өченче елны Татарстан Дәүләт радиосы җиңү яулый.

Рәзин Нуруллин, әлеге турнир уздыруның максатын аңлатып: “Казан – өченче спорт башкаласы, ә нигә журналистлар читтә кала соң? Беренчедән, алар да спорт белән шөгыльләнергә тиеш, икенчедән, бу атнаның шимбәсендә физкультурачылар көне үткәрелә – шуны да исәпкә алырга кирәк. Журналистлар гомер буе йөгереп йөри, алар сау-сәламәт булырга тиеш, менә шуларны күздә тотып үткәрелә бу турнир. Һәр журналист каләм генә тотарга түгел, туп та тибә белергә тиеш”, – диде ул.

Турнирның тәртибе шундый: кем быел җиңә, икенче елга чемпионатны шул оештыра. Быел чараны “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы уздыра.

Рәзин Нуруллин сүзләренчә, катнашкан командаларның саны елдан-ел арта бара. “Узган елларда алты-җиде команда катнашса, быел тугыз команда катнашуы көтелә. Әлегә кадәр уйнамаган Саба, Арча командалары өстәлде, чөнки һәр район үзәгендә татар телендә эшләүче радиолар бар. Ә элек Чаллыдан “Күңел” радиосы, Мамадыштан “Нократ” радиосы катнаша иде. Аннан соң “Тәртип”, “Татарстан” дәүләт радиосы, “Азан” радиолары еш катнашты”, – диде ул.

Быелгы чемпионат “Татарстан” дәүләт радиосының 90 еллыгына багышлана. Турнир 16нчы августта көндезге сәгать 14:00 башланачак. Традиция буенча, журналистлар якыннанрак танышсын өчен, уеннан соң җыелышып чәй эчү дә булачак.

2016 елда бәйгедә "Татарстан" радиосы командасы җиңү яулады. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100