news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар радиолары арасындагы пляж волейболы ярышында Биектау командасы җиңде

Быел дусларча турнирда республиканың тугыз радиостанциясе катнашты.

Татар радиолары арасындагы пляж волейболы ярышында Биектау командасы җиңде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республикада татар телендә эшли торган радиостанцияләр арасындагы пляж волейболы буенча бәйгедә «Биектау FM» радиосы беренче урын алды. Турнир кичә, 12 августта, Саба районында булды.

Ярышта «Тәртип» радиосы, «Болгар» радиосы, «Татар радиосы», «Күңел» (Чаллы), «Дулкын» (Саба), «Нократ дулкыннары» (Мамадыш), «Биектау FM», «Китап», «Татарстан» дәүләт радиосы — барлыгы 9 радио катнашты.

Беренче урынны «Биектау FM», икенчене — Сабаның «Дулкын» радиосы, өченчене — «Татарстан» радиосы яулады. Биектау командасы кубок иясе булды. Уен кагыйдәләре буенча, турнирда җиңгән команда ярышны киләсе елга оештыра. Шулай итеп 2022 елда татар телендәге радиостанцияләр арасындагы пляж волейболы буенча бәйге Биектау районында узачак.

Турнирда катнашучыларны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. «Сездән башка берни эшләп булмый. Сез — мәгълүматны халыкка иң тиз җиткерүчеләр. Килүегез өчен зур рәхмәт. Ярыштан тыш, бер-берегез белән очрашу да — зур әйбер. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» — диде ул.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова дусларча матчның татар журналистлары арасындагы бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгәнен әйтте.

«2019 елда җиңеп, кубок алгач, шатлыгымнан: „Мин сезне Саба җиренә чакырам. Волейбол уйнар өчен яхшы урыныбыз бар“, — дип әйттем. Ярышларны бер ел буе көттем. Пандемия килеп чыкты шул. Аллаһка шөкер, быел җыелдык. Мин бу уеннарны оештырганда, татар радиолары арасындагы бердәмлекне, журналистларның бер-берсен шулкадәр хөрмәт итүен аңладым», — диде Әлфия Мөбәрәкова.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, ярышка килүчеләр Саба урман хуҗалыгы һәм дендрарийда экскурсиядә булды.


Әлеге ярыш татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү максатында оештырыла. Бу традициягә «Болгар» радиосының элеккеге директоры Илнур Фәйзрахманов нигез салган.

2019 елда уеннарны «Тәртип» радиосы оештырган иде. Ул вакытта сигез команда арасыннан беренчелекне Сабаның «Дулкын» радиосы яулады. Былтыр пандемия сәбәпле, волейбол турниры булмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100