Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар рәссамының иҗатын Бельгия тамашачысына тәкъдим иткәннәр
Шәһәр тамашачысы өчен Гүзәл Амальрик исеме чын ачыш булган.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бельгиянең Дендерлеу шәһәрендә Гүзәл Амальрикның киндергә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе булды. Зур залда 70-90нчы елларда ясалган киң күләмле эшләр урнаштырылган. Бу хакта «Бельгия татарлары» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр тамашачысы өчен татар рәссамының исеме чын ачыш булды, картиналар шунда ук тамашачыны авторның эчке монологына җәлеп итте, күппланлы булуы белән сихерләде.
Гүзәл Амальрикның (Макудинова) танылуы узган гасырның җитмешенче елларының икенче яртысына туры килә. Тәнкыйтьчеләр аның киңлек һәм яктылык синтезы манерасын, бу комбинацияне табигатьнең үзендә куллана белүен әйтә.
Сиксәненче елда аның ире Андей Амальрик автоһәлакәттә һәлак була. Ул рәссамның остазы, дусты һәм Европага күчеп киткәннән соң бердәнбер якын кешесе була. Рәссамның картиналары газаплар ташкыны, ялгызлык ачысы белән сугарыла. Ул мистик, сюрреалистик сюжетлар тудыра.
Гүзәл Амальрик үлгәннән соң, 2014 елда аның коллекцияләренең калган өлешләре дусларына күчкән, ә иң танылган һәм кыйммәтле эшләре Европа шәхси коллекцияләрендә калган. Нигездә, бу — Гүзәл төрле техникаларда гадәттән тыш тиз арада язган портретлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз