news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар рәссамы Лувр музеендагы күргәзмәдә катнаша

Татар рәссамы Лувр музеендагы күргәзмәдә катнаша

(Уфа, 29 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар рәссамы Рәсих Әхмәтвәлиев Яңа елны истәлекле вакыйга белән каршылый. Уфадагы «Чыңгыз хан» татар рәссамнары берләшмәсе әгъзасы Р.Әхмәтвәлиев Ауропа рәссамнарының Париждагы Лувр музеенда үтүче гомуми күргәзмәсендә үз эшләре белән катнаша. Әлеге дөньякүләм абруйга ия музейдагы күргәзмәгә татар рәссамы үзенең сигез картинасын куйган.

Рәсих әфәнде соңгы ике елда Париждан ерак булмаган Онфлер шәһәрендә яшәп иҗат итә. Талантлы рәссамны Ауропаның иң матур илләренең берсе булган Франциягә шул мәмләкәтнең бер бик бай сәнгать галереяләре хуҗасы эшкә чакырып алган иде. Француз сәнгатьчесе һәм эшкуары татар рәссамының соклангыч матур картиналары белән аның Мәскәүдәге күргәзмәсендә таныша. Шуннан, ике дә уйламый, аны үз иленә яшәргә һәм эшләргә чакыра.

Рәсих Әхмәтвәлиев былтыр Онфлер шәһәрендә үзенең кырыкка якын эшеннән шәхси күргәзмәсен оештырган иде. Бер айдан артык эшләгән ул күргәзмәне французлар гына түгел, ә төрле илләрдән килгән меңнәрчә туристлар да караган. Күргәзмә барышында тамашачылар андагы истәлек дәфтәренә якташыбызның иҗатына соклануын белдергән бихисап җылы фикерләр, котлаулар һәм изге теләкләр язып калдырган. Татар рәссамының Лувр музеендагы күргәзмәгә куелган картиналарының да рәсем сәнгатен сөючеләр күңеленә хуш киләчәгенә шикләнмәскә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot