news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар пианисты Алия Исхакова Нидерландның Гауда шәһәрендә татар әсәрләрен уйнаган

Татар пианисты Алия Исхакова Нидерландның Гауда шәһәрендә татар әсәрләрен уйнаган
Видеодан скриншот

Нидерландның Гауда шәһәрендә татар пианисты Алия Исхакованың концерты булган. Концертта ул Рөстәм Яхинның «Сандугач», Нәҗип Җиһановның «12 сызым» һәм Фәрид Яруллин - Рэм Урасинның «Сөембикә балладасы», «Ут убырлысы һәм Шайтан биюе» көйләрен уйнаган.

«Алия Исхакова - Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, халыкара музыка бәйгеләрендә катнашучы, җиңүләр яулаган музыкант. Концерт программасына татар халык, классик көйләр кертеп, татар композиторлары әсәрләрен Европа сәхнәләрендә яратып башкара. Алияне иҗади уңышлары, яңа җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәк концертларын көтеп калабыз!» – дип хәбәр итә Германиядә татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге.

2022 елда Германиянең «Schimmel» пианистлар бәйгесендә Алия композитор Фәрид Яруллинның «Сөембикә балладасы»н уйнаган. «Жюри вәкилләре, тамашачылар таң калды, югары бәяләделәр, Алия Исхакова бәйгедә җиңүче булды. Бәйге Германия телевидениесендә туры эфирда күрсәтелде», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100