Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар ПЕН-үзәгендә туган телне саклау проблемалары тикшерелде
Татар ПЕН-үзәгендә туган телне саклау проблемалары тикшерелде
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). ТР Милли китапханәсендә Татар ПЕН-үзәгенең бүген билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышланган киңәйтелгән утырышы булды. РФ Конституция судының латин графикасына күчүгә рөхсәт бирмәүче карары Халыкара язучылар оешмалары әгъзалары катнашкан сөйләшүнең төп темасы булды.
Утырышны Татар ПЕН-үзәге әгъзасы Туфан Миңнуллин ачып җибәрде һәм үз чыгышында халыкларның туган телендә сөйләшергә, шул исәптән аның алфавитын да билгеләргә тулы хокук бирә торган халыкара хокук нормаларын искә төшереп үтте. Бөтендөнья татар конгрессының бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев хәбәр иткәнчә, “Латин фронты” хәрәкәтенең Координацион советы исеменнән 13 гыйнварда кабул ителгән «Халыкара туган тел көне уңаеннан ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацууро әфәндегә мөрәҗәгать» адресатка почта аша җибәрелгән. РФ Конституцион судының 2004 елның 16 ноябрендә кабул ителгән карарына Мәскәүнең хокук эксперты Борис Пантелеев бәяләмә биргән. ПЕН-үзәк утырышы катнашучыларының чыгышлары күбесенчә Россиядә һәм аннан читтә дә туган телне саклау проблемаларына багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз