news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар опера һәм балет театрына инструментлар алу өчен 10 миллион сум акча бирелде

Бүләкне театр җитәкчесенә Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Татар опера һәм балет театрына инструментлар алу өчен 10 миллион сум акча бирелде
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан яңа музыкаль инструментларга 10 миллион сум акча алды. Сертификатны театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федор Шаляпин исемендәге XXXVIII Халыкара опера фестивале ачылышы вакытында тапшырды.

«Театрга Татарстан Республикасы Президентыннан инструментлар сатып алуга сертификат тапшырыла. Ул 10 миллион сум», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Федор Шаляпин исемендәге XXXVIII Халыкара опера фестивале бүген Казанда Николай Римский-Корсаковның «Царская невеста» операсыннан башланды. Фестиваль өч атнадан артык дәвам итәчәк һәм 23 февральдә Резеда Ахиярованың «Сөембикә» спектакле белән тәмамланачак.

Шаляпин фестивалендә катнашучылар арасында — дөньяның 8 иленнән чакырылган 38 җырчы һәм дирижер. Вакыйга РФдә Театр елының рәсми программасы кысаларында уза. Ул Казан операсының 145 еллыгына һәм Татар опера театрының 80 еллыгына багышлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot