news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар онлайн энциклопедиясе татар теленең үсешен тәэмин итәчәк - Искәндәр Гыйләҗев

Галим татар электрон энциклопедиясенең максаты Татарстан турындагы ышанычлы мәгълүматларны халыкка ике телдә ирештерү дип белдерде.

Татар онлайн энциклопедиясе татар теленең үсешен тәэмин итәчәк - Искәндәр Гыйләҗев
prav.tatarstan.ru/

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар энциклопедиясендә рус һәм татар телләрендә 6 томлы басмада 40 меңнән артык мәкалә һәм 14 меңгә якын иллюстрация урын алган. Бу хакта бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ясаган чыгышында белдерде.

Тарих фәннәре докторы энциклопедияне төзегәндә, архив, китапханәләрдәге коллегалар белән хезмәттәшлек киңәйтеләчәгенә өметен белдерде.

“Безнең республика архивларда, китапханә, музейларда саклана торган гаҗәеп бай тарихи мираска ия. Шул тарихи чыганакларга таянып, үткән юлыбызга әйләнеп карыйбыз, тәҗрибә туплыйбыз. Шулай да, минемчә, бүген безгә ул рухи хәзинәгә чын җитди караш җитеп бетми. Димәк, бүген көн тәртибендә ватандашларыбыз алдында тарихны аңлау һәм аңлату мәсьәләсе тора дисәк, ялгышмабыз. Аерым тарихи вакыйгаларга багышланган соңгы вакытта булган кайнар бәхәс-дискуссияләрне искә төшерергә мөмкин. Бу тарихны шикле басмалар яки телевизион тапшырулар аша гына аңлау һәм аңлату түгел, ә мөмкин кадәр киң чыганак нигезендә аңлату зарур дигән сүз. Бүгенге коллегия утырышы тематикасын, архив хезмәткәрләренең эшен республика өчен үтә дә әһәмиятле дип саныйм. Төрле галимнәр үз фикерләрен тәкъдим итәргә мөмкин, ә безнең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җәмгыятебез өчен мөһим эшкә, чыганаклар белән эшләү культурасын камилләштерүгә, тарихи үткәнебезне дөрес аңлатуга үз өлешен кертәчәк”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Галим татар энциклопедиясенең зур коллективның җитди хезмәте булуын билгеләп үтте.“Һәр басма билгеле бер тираж белән дөнья күрә. Иртәме, соңмы, китапханәләргә, архивларга, оешмаларга таралып бетә һәм сирәк очрый торган кыйммәткә әверелә. Шул ук вакытта басма мәгълүматның төп җитешсезлеген дә күрсәтү кирәк. Бу андагы күп кенә материалларның әкренләп табигый рәвештә үз актуальлекләрен югалта баруы. Бүген кулланучы кирәкле компетенция һәм белемгә ия Интернет челтәреннән файдаланучы ул. Хәзерге заман кешесе китапка мөрәҗәгать иткәнче,мәгълүматны Интернеттан табуны кулайрак күрә. Без шундый кулланучы мәнфәгатьләрен максималь төстә канәгатьләндерүне күздә тотып эш алып барабыз. Татарстан Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бүген актив рәвештә татар электрон энциклопедиясе проектын эшләү белән шөгыльләнә. Бу төр проект Россия Федерациясендә беренче тапкыр тәкъдим ителә”, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.

Татар онлайн энциклопедиясе татар теленең кулланылышы һәм үсешен тәэмин итәчәк

Аның әйтүенчә, татар онлайн энциклопедиясе проектының максаты - Татарстан Республикасы һәм татар халкы турында ышанып кулланырлык актуаль һәм бай мәгълүмат тупланмасын булдыру. “Онлайн энциклопедиянең мәкаләләре татар һәм рус телләрендә урнаштырылачак. Бу, үз чиратында, татар теленең кулланылышы һәм үсешен тәэмин итәчәк. Әлеге максаттан чыгып, татар телендә чыганаклар актив кулланылачак. Без бөтен дөнья татарларын туган телне куллану аркылы берләштерүче һәм якынайтучы интеграция факторына әвереләчәк проект тәкъдим итәбез. Энциклопедия мәкаләләре, текстның эчтәлеген баетучы документлар, фото, аудио, видеоматериаллар, диаграмма, таблица, схемалар, архив чыганаклары кебек медиаресурслар белән бергә бирелә. Электрон навигация системасы кирәкле мәгълүматны эзләп табуда җиңеллек китерер дип ышанам. Шуның белән беррәттән, мәкаләләрнең бирелеше ирекле формада һәм кабул итү өчен уңайлырак булыр дип фаразлана. Онлайн-энциклопедияләрдә мәкаләләргә күләм ягыннан да, сан ягыннан да чикләр куелмый. Энциклопедиядә кулланылачак чыганакларга һәрьяклап җентекләп анализ ясау һәм чыганаклар тупланмасын булдыру зарур. Бу максаттан, үзләренең эшенә күп кенә яңалыклар кертеп торучы архивлар, китапханәләр, музейларның да мөмкинлекләреннән файдалана алырбыз дип уйлыйм. Без архив, китапханәләрдәге коллегаларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Электрон энциклопедия төзегәндә, бу хезмәттәшлек киңәер дип өметләнәм”, - ди Искәндәр Гыйләҗев.

Татар электрон энциклопедиясе - барлык төр җайланмалар экраннарында

Алга таба ул чыгышында техник моментларга тукталды. Галим сүзләренә караганда,электрон энциклопедиядән компьютердан алып, смартфоннарга кадәр файдаланырга мөмкин булачак. “Ул теләсә кайсы экранга җайлаша алачак. Кулланучының кызыксынуын, әзерлеген, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәгълүмат балалар һәм өлкәннәр өчен төрле форматта биреләчәк. Балалар өчен кайбер мәкаләләр материаллар бирелү ягыннан аерылып торырга мөмкин. Энциклопедия контенты кулланучыга белем бирүне генә күздә тотмаячак, аны өйрәтү, төрле яклап үстерү һәм тәрбия бирүгә дә юнәлтеләчәк. Электрон энциклопедия материаллары белән танышу кешеләрне беренчел чыганаклар белән эшләргә, аларны мөстәкыйль үзләштерергә, анализларга өйрәтү мөкинлеге ул. Без архив хезмәткәрләре белән берлектә, беренчел чыганакларның ролен һәм урынын яхшырак аңларга ярдәм итәчәкбез. Энциклопедия материалы эзлекле рәвештә тулыландырылачак һәм актуальләштереләчәк. Шулай да, кулланучының википедиядәге кебек текстка турыдан-туры үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булмаячак. Материал катгый рәвештә тикшерелергә, редакцияләнергә тиеш. Нәтиҗәдә, нинди материал җитештерергә планлаштырабыз? Татар электрон энциклопедиясе Татарстан турында хак, ышанычлы, тикшерелгән белемнәрне җир шарының төрле почмакларында яшәүче киң җәмәгатьчелеккә ике телдә ирештерү мөмкинлеге бирәчәк. Тарихи чыганаклар белән эшләү культурасын тәрбияләү дә нәтиҗәле корал булачак. Галимнәрнең архивлар, музейлар һәм китапханәләрдәге коллегалары белән фәнни хезмәттәшлеге дәрәҗәсен чагылдырачак”, - дип билгеләп узды Искәндәр Гыйләҗев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100