news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Оксфорд интерактив сүзлеге Гамбург университетында тәкъдим ителгән

Татар теле - Оксфорд глобаль телләр программасына кертелгән беренче төрки тел.

Татар Оксфорд интерактив сүзлеге Гамбург университетында тәкъдим ителгән
Гөлшат Сафиуллина

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). 27-29 нчы мартта Татар Оксфорд интерактив сүзлеге Германиянең Гамбург университетындагы конференциядә тәкъдим ителгән. “Татар-информ”га бу хакта уку йортының роман-немец филологиясе кафедрасы доценты, Оксфорд татар интерактив сүзлеге авторы Гөлшат Сафиуллина хәбәр итте.

“Татар теле, үзенең барлык җирле сөйләшләре белән Оксфорд Глобаль телләре программасына кертелгән. Әлеге проекттан барлык татар телендә сөйләшүчеләр даими рәвештә файдалана алачаклар. Сүзлек эше 2004 елдан бирле башкарылды. Татар теле программага төрки телләрдән беренче булып кертелде”, - диде Гөлшат Сафиуллина.

Галимә Оксфорд сүзлекләре директоры Джуди Пирсаллның фикерен дә җиткерде. “Мин татар теленең Оксфорд Глобаль Телләре программасына кертелүенә бик шат һәм горурланам. Татар теленең тарихы бай. Бүген татар телендә 5 миллионга якын кеше сөйләшә, ләкин аның уңышлы киләчәген тәэмин итү өчен, язма һәм цифрлы рәвешләрдә дөнья күрүенә ярдәм итәргә кирәк”, – дигән ул.

Проектта татар теле лексикасыннан тыш грамматикасы турында да белешмә бар. Башваткычлар, мәкальләр дә тәкъдим ителгән. “Материаллар тел белгечләренә һәм татар теле белән кызыксынган һәр кешегә кызыклы булыр дип ышанабыз. Әлеге проект, дөньядагы сөйләшүчеләр саны һәм без җыйган контентның татар теле миссиясен булдыра алуына өметебез зур”, - диде галимә.

Гөлшат Сафиуллина әйтүенчә, программага тагын нинди телләрнең кертеләчәге әлегә билгеле түгел. Бөтен телләрне кертү мөмкинлеге чикләнгән, чөнки кайбер телләренең контенты Программада юк, диде ул. Проектның фейсбук мәйданчыгында фикер алышырга һәм сүзлеккә карата фикер белдерергә мөмкин.

Оксфорд Глобаль Телләре - Оксфорд университеты нәшриятының 2015 елның сентябрендә булдырылган проекты. Ул дөньядагы 100 тел өчен лексикографик ресурслар төзүне, онлайн куллануны күз алдында тота. Программаның максаты – бөтен дөньядагы миллионлаган кеше тәҗрибәсен цифрлы форматка күчерү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100