news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар оешмалары җитәкчеләре "Яшь татар лидеры мәктәбе"ннән файдалы белем туплап таралышты

IX Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары үзләренә иҗтимагый эшчәнлекләрендә кирәкле мәгълүмат, танышулар, төбәкара элемтә, тәҗрибә һәм энергия алган.

Татар оешмалары җитәкчеләре "Яшь татар лидеры мәктәбе"ннән файдалы белем туплап таралышты
Расих Фасхутдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 20 декабрь көнне, “Яшь татар лидеры мәктәбе" үз эшен төгәлләде. IX Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары Казанда булу дәверендә үзләренә иҗтимагый эшчәнлекләрендә кирәкле мәгълүмат, танышулар, төбәкара элемтә, тәҗрибә һәм энергия алган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” яшьләр үзәгенең җитәкчесе Алсу Хафиз хәбәр итте.

“Яшь татар лидеры мәктәбе” – Россия һәм чит ил төбәкләрендәге яшьләрдә лидерлык сәләтен үстерү урыны. Һәр елда мәктәпнең темасы билгеле. Делегатлар чакырылган кунаклар белән милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заман трендларын өйрәнә. Исегезгә төшерәбез, 14-20 декабрь көннәрендә Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" узды. Россиянең 12 төбәгеннән барлыгы 40 делегат катнашты.

“Яшь татар лидеры мәктәбе”нең темасы ел саен үзгәреп тора. Беренче елны без төбәкләрдәге татар оешмаларының лидерларын, җитәкчеләрен җыйган идек. Шунда аларга реклама, PR турында мәгълүмат бирелгән иде. Башка елларны SMM, социаль челтәрләр, волонтерлык, реклама һәм башка темаларга багышланган мәктәпләр узды. Быел без кабат җитәкчеләрне җыярга булдык. 9 ел элек Яшь татар лидеры мәктәбендә катнашкан яшьләр инде эшләми, буын алмашынды. Мин үзем дә шул буын белән эшләгән кеше. Яңа килгән яшьләргә кабат шушы мәгълүматны җиткерергә кирәк”, - диде Алсу Хафиз.

IX яшь татар лидеры мәктәбендә сөйләшенелгән темалар турында "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафиз: “Без җитәкчеләр белән 5 сорауны билгеләдек, ул активистларны эзләү, милләтара багланышны төзү, оешмада җитәкчеләр белән урынбасарларны билгеләү, социаль челтәрләр һәм финанслар”, - дип сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100