Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар музыкасын хәзер нигездә банкет җырлары тәшкил итә – беренче татар диджее Нур Алиев
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар альтернатив музыкасы буенча матбугат конференциясе үтте.
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Беренче татар диджее Нур Алиев бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчыларны альтернатив музыка белән шөгыльләнүчеләргә тиңләде. Ул сүзләрен дәлилләп, аларның җырларының һәм, гомумән, татар милли музыкасы традицияләренә нигезләнеп эшләнгән әсәрләрнең радио-телевидениедә аз яңгыравын, шул сәбәпле азчылык булып калуын әйтте.
“Чөнки нигездә банкет җырлар хөкем сөрә, радиода яңгыраган җырчылар алар барысы да тамадалар, ничектер музыкаль культура шул тармакка кереп китте, – дип дәвам итте ул. – Табын арты җырлары мейнстримга әйләнеп калды. Минем белән килешергә дә мөмкин, килешмәскә дә, әмма мин бүген фольклор музыкасын һәм татар халык җырларын да альтернатив юнәлешкә кертер идем. Болар барысы да массакүләм тамашачының игътибарын яулап алган “фастфуд җырларга” альтернатива булып тора”.
Нур Алиев яңа юнәлешләрнең, рок, джаз булсынмы, фьюжн булсынмы, инструменталь милли музыка булсынмы – аларның радио-тедевидениедә яңгырамавына басым ясады. “Сүз дә юк җырлар күп языла, әмма мәдәни кыйммәте булганнары, бәлки, 1 бәлки ярты проценттыр. Калганы ике көндә иҗат ителә дә, радиода әйләндерелеп ротациядән төшеп калгач, онытыла. Болар кирәкме? Миңа – юк. Мин альтернатив музыканы, фольклорны тыңлап рухи азык алам”, – диде ул.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар альтернатив музыкасын багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Әлеге матбугат конференциясе Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының бишьеллыгы уңаеннан татарның бөтен бәйсез музыкантларны бер сәхнәгә җыйган зур концерт алдыннан оештырылды. Концерт 5 мартта үтә.
Программада - Juna төркеме, Мубай, Зәринә Вильданова The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме, Yummy Music Band, Oscar c7c5, Рәдиф Кашапов һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз