news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар музыкасын дөньяга таныту өчен ике яклап эшләячәкбез –татар дирижеры Айрат Ишморатов

Айрат Ишморатов "Мирас" фестиваленә дирижерлык итәр өчен оркестр чакыруы буенча Канададан кайткан.

Татар музыкасын дөньяга таныту өчен ике яклап эшләячәкбез –татар дирижеры Айрат Ишморатов
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Канадада яшәүче татар композиторы һәм дирижеры Айрат Ишморатов татар музыкасын Европага алып чыгу бер көн эчендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, ди. Әмма ул татар музыкасының Европа һәм Америка сәхнәләрендә яңгырый башлаячагына ышана.

Айрат Ишморатов "Мирас" фестиваленә дирижерлык итәр өчен оркестр чакыруы буенча кайткан. Ул үзенең буш атнасы туры килүенә һәм бер атнага Казанга кайту мөмкинлеге чыгуга, кайчандыр үзе эшләгән оркестр белән чыгыш ясый алуына чиксез шат.

“Безнең классикларыбызның – бу, беренче чиратта, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев музыкасы - теләсә кайсы сәхнәдән яңгырарга хаклы, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты башланыр алдыннан. - Әмма моңа килергә кирәк. Чөнки бу дөнья күләмендә танылган музыка түгел. Без Парижга яки Венага барып, репертуарга Җиганов симфониясен куеп, тиз тулы заллар булыр дия алмыйбыз”.

Кайчандыр Айрат үзе дә Европада Ключаревның “Фантазия”сен башкарып караган. “Ул анда таныш түгел, анда аны белмиләр. Кызганыч, Көнбатышта бөтенесе коммерцияләшкән. Беркем белмәгән музыканы башкаруы һәм билет сатылыр да, тамашачы килер дип көтүе гаять авыр. Ул вакыт киләчәк. Ике яклап эшләячәкбез”, - дип вәгъдә итте ул.

Айрат моның озак башкарыла һәм күп көч сорала торган эш булуын әйтте. Ул барысының да җай белән әкренләп эшләнәчәгенә һәм әлеге фестивальнең зур эшнең башлангычы булуына ышана. “Иртәме-соңмы, ул үз җимешләрен бирәчәк – музыка Европа һәм Америка сәхнәләрендә яңгырый башлар. Мин моның булып чыгасына ышанам, чөнки музыка моңа лаек, - диде ул. - Ә бу фестиваль яшь композиторларга да таяныч булыр. Яңа шедеврлар туар һәм алар Европада яңгырар”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100