Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар музыкасы һәм фольклоры - Европа илләрендә һәм Төркиядә булачак Нәүрүз программасында
ЮНЕСКО каршындагы төрки телле илләр вәкиллекләре ярдәме белән ТӨРКСОЙ тарафыннан Нәүрүз бәйрәме оештырыла
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, виртуоз гармунчы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Айдар Вәлиев ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында узачак Нәүрүз бәйрәмендә катнашачак. Чараны 24 мартта үткәрергә ниятләнә.
Нәүрүз (фарсы телендә “яңа көн” мәгънәсендә; ул яңа ел, яз башлануы) — төрки халыкларны берләштерә, ТӨРКСОЙ тарафыннан уздырыла торган традицион бәйрәм. ЮНЕСКО мәйданчыгында бу бәйрәмне уздыру буенча килешү гыйнвар аенда ук әлеге оешма директоры Ирина Бокова ТӨРКСОЙ штаб-фатирына килгәч төзелгән булган.
Чарада Россия субъектлары — Татарстан, Башкортстан, Алтай, Тува, Саха (Якутия), Хакасия, Дагстан, шулай ук Гагаузия (Молдова), Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Монголия дәүләтләреннән 100ләп артист катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм кысаларында ТӨРКСОЙ тарафыннан әзерләнгән “Нәүрүз бизәкләре” фотокүргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.
Чара ЮНЕСКО каршындагы төрки телле илләр вәкиллекләре ярдәме белән ТӨРКСОЙ тарафыннан оештырыла. ТӨРКСОЙ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Нәүрүз бәйрәмен, Париждан тыш, Кёльн (Германия) һәм Вена (Австрия) шәһәрләрендә дә уздыру ниятләнә, ә 18-31 март көннәрендә ТӨРКСОЙ Төркиянең 20 шәһәрендә һәм төбәкләрендә Нәүрүз бәйрәм ителәчәк, анда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореографик коллективы катнашачак. Тулаем алганда, Нәүрүзнең Төркиянең 20 шәһәре буенча масштаблы турнесында төрки дөньяның 20 иленнән 150 ләп артист катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз