news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар музыкасы гасыры» интернет-порталы 2020 елда ачылачак

Музыкаль-мәгълүмати портал ТАССРның 100 еллыгына багышлап ясалган.

«Татар музыкасы гасыры» интернет-порталы 2020 елда ачылачак
архив/Салават Камалетдинов, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар музыкасы гасыры» музыкаль-мәгълүмати порталы булачак. Аны 2020 ел башында тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

Докладчы сүзләренчә, «Татар музыкасы гасыры» интернет-порталында республиканың музыка тормышындагы вакыйгалар, фәнни һәм ноталы әдәбият турында мәгълүмат булачак. Моннан тыш, анда концерт, мастер-класс һәм лекцияләр трансляциясен карарга мөмкин булачак.

«Республика районнарыннан фольклор материалга, иҗади кешеләр эшчәнлегенә зур урын биреләчәк», - диде Юлия Әдһәмова.

Портал милли классиканы төбәктән читтә яшәүчеләргә дә тәкъдим итәчәк, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100