Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар музыкаль опера театры консерватория базасында төзелергә мөмкин
Театр белгечләре әйтүенчә, опера өчен татар музыкаль әсәрләре бар, әмма аларны куярга сәхнә юк.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин уку йортындагы опера студиясен Татар музыкаль театрына база булырга әзер дип саный. Бу хакта ул консерваториядә узган «Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн» түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Билгеле булганча, татар театраль җәмәгатьчелеге Милли музыкаль театр, яки татар опера театрын төзү хыялы белән яши. Танылган композитор, консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов Мәскәүдә Милләтләр музыкаль театры булдыру теләге белән үз вакытында Мәскәүгә дә хатлар язган.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар әйтүенчә, татар музыкаль театрының нинди булырга тиешлеге турында әлегә төгәл күзаллаулар юк. Консерваториядә эшләп килүче опера студиясе, консерватория әзерләгән кадрлар – оркестр, хор, солистлар, классик опера әсәрләре һәм бүгенге яшь композиторларның язарга әзерлеге, ниһаять, милли операларны көткән тамашачы – болар бар. Концепция, сәхнә, бина, бюджет юк.
Театр белгечләре татар музыкаль әсәрләрен куярга сәхнә булмау проблемасын белдерде.
“Бина мәсьәләсе бар. Бервакыт бу хакта Радик Бариев (Камал театры артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы - ТИ) белән сөйләшеп торган идем. “Ангар табыгыз да, уйнагыз шунда опера спектакльләрен” диде ул”, - диде опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова.
“Бер ягыбызда сәхнә, икенче ягыбызда сәхнә, нигә без ангарда уйнарга тиеш соң?” - аптыравын белдерде Рубин Абдуллин. Ул нинди сәхнәләрне күз алдында тотканын ачык итеп әйтмәде, әмма консерваториянең төп бинасы ике театр - Тинчурин һәм Опера театрлары биналары арасында урнашкан.
“Сугыш барганда, фашистлар Мәскәүгә якынлашканда Җәүдәт Фәйзи “Башмагым”ны яза. Нигә? Халыкта өметне сүндермәс өчен. Классикларыбыз киләчәккә ышанган. Безнең хыялыбыз да кайчан да булса өлгереп җитсен иде”, - диде Әлфия Җаббарова һәм түгәрәк өстәл утырышында катнашучыларны опера студиясе әзерли башлаган "Түләк" операсыннан арияләр тыңларга чакырды.
Утырышта катнашучылар элеккеге елларда Опера сәхнәсендә милли операларның күп куелуын билгеләп үттеләр.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының рәсми сайтының тарих бүлегендә дә милли опералар куелу турында мәгълүмат бар. 1939 елның 17 июнендә тантаналы рәвештә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла һәм Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсы күрсәтелә. Театрның үз бинасы төзелеп бетмәгәнгә күрә, спектакльләр Татар дәүләт театрында, Рус Зур драма театрында һәм Казанның башка сәхнәләрендә үтә. 1956 елның 28 сентябрендә Татар дәүләт опера һәм балет театрының яңа бинасы Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы белән ачыла. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое, 1939-1941 елларда театрның әдәби бүлеген җитәкләгән шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.
Тинчурин театры репертуарында да музыкаль спектакльләр бар. Әйтик, театр заманында “Башмагым”ны куеп игътибарны җәлеп иткән иде.
Берничә ел элек "Яңарыш" фонды ярдәме белән Тинчурин театрында “Кара пулат” операсы куелды. Әмма опера драма театры репертуарында түгел, "Кара пулат" театрның көндәлек акчасына күрсәтелә алмый. Нияз Игъламов “Кара пулат” операсын исә театрның үги баласы дип атады.
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов 2016 ел азагында “Элита Татарстана” журналына биргән интервьюсында: “Тинчурин театрының киләчәге – драматик юнәлешне дә, республикага кирәкле музыкаль спектакль жанрын да үстерү” дип саный. Театрның үз оркестры булуын билгеләп үтә һәм елга ким дигәндә берәр мюзикл чыгарырга тырышачакларын әйтә.
Билгеле булганча, музыкаль театр өчен оркестр чокыры кирәк. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар Тинчурин театрына реставрация ясалганда оркестр чокыры ясалмавына борчылу белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз