news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мультфильмнарына Папанов, Леонов кебек артистлар җитми - Хәлим Җәләл

Сыйфатлы татар мультфильмы эшләү өчен аны тавышландыруга бөек артистларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл.

Татар мультфильмнарына Папанов, Леонов кебек артистлар җитми - Хәлим Җәләл
Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина) “Фиксиләр” мультфильмындагы геройларны тавышландыруда катнашкан Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл мультфильмның үзеннән дә, башкарылган эштән дә канәгать калган. Әмма, аның фикеренчә, татар мультфильмнарының җитешсезлекләр бар. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә  белдерде.

“Рус мультфильмнарын карасаң, анда Папанов, Леонов кебек бөек артистлар катнаша. Татар мультфильмнарын эшләүгә дә шундый артистларны чакырсыннар иде. Бәясеннән тормасын иде. Әй, бу артист бушка да эшләргә риза дип эш итсәң, аның сыйфаты да шундый була”, – диде Хәлим Җәләл.

Татарчалаштырган "Фиксиләр" татар җәмәгатьчелегенә узган ел ахырында тәкъдим ителде. Мультфильмның барлыгы 60 сериясе тәрҗемә ителгән. Аларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100