news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар мөслимәләре III Абыстайлар форумына җыелды: Без бер-беребезгә терәк һәм таяныч

Татар мөслимәләре III Абыстайлар форумына җыелды: Без бер-беребезгә терәк һәм таяныч
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

20 августта Казанның «Мәрҗани» мәчетендә III Татар абыстайлары форумы узды. Форумның пленар утырышын һәм дискуссия мәйданчыгын Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина алып барды. Ул барлык килгән катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге форумның дини тормыш өчен мөһим булуын билгеләп узды.

«Эшчәнлегебезне һәрвакыт бергә алып барабыз, шулай ерак аралардан җыелганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без бер-беребезгә терәк һәм таяныч, алга таба да шулай булсын. Бүген барыбызга да якын булган проблемалар турында сөйләшәбез, барыбыз өчен дә файдалы булыр», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чарага Татарстан районнары мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар, шулай ук Мордовия, Ульяновск һәм Марий Элдан актив мөслимәләр – 100 гә якын мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелган иде.

Быел чара зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап оештырылды.

Форум тантаналы рәвештә пленар утырыш белән ачылды. Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Бик мөһим чара. Хатын-кыз һәрвакыт ир-атның терәге. Сезгә бик зур рәхмәт, төрле төбәкләрдән әлеге корылтайга җыелдыгыз, һәрберегез үз җирлегендә кирәкле, мөһим хезмәт куя. Һәрберегез күпкырлы, Аллаһы тәгалә сезгә әлеге олы хезмәтегездә һәрвакыт ярдәм итсен. Без сезгә таянабыз, гаиләдә дә ир-атлар хатын-кызларга таяна, эштә дә. Уңышлар сезгә, форум файдалы узсын», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык кунакларны якынлашып килүче Рабигыль-әүвәл ае – Мәүлид бәйрәме белән котлап узды һәм аның мөһимлеген ассызыклап үтте.

«Сәфәр аебыз үтеп бара, 23 августта ахшам намазы белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай Рабигыль-әүвәл ае башланачак. Бу елны әлеге ай нәрсәсе белән аерыла? Белгәнебезчә, Мөхәммәд с.г.в. 40 яшендә пәйгамбәрлек иңелә. Ул Мәккәдә 13 ел дәгъвәт – исламга чакыру белән шөгыльләнеп, Мәдинәгә китәргә мәҗбүр була, 53 яшендә һиҗрәт кыла. Ә бүген безнең 1447 ел, санап чыгарсак, аның тууына 1500 ел тула. Шуңа күрә бу Мәүлидне зурлап уздырырга насыйп булсын», – диде ул.

Камил хәзрәт шулай ук 29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәменә чакырды.

«Бәйрәм Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә башлана. Килгән кунакларыбыз арасында гомрә хаҗына юлламалар да уйнатачакбыз, бүләкләр, дини китаплар булачак. Сәхнәдә мөнәҗәтләр, вәгазьләр яңгыраячак», – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Рәсми чыгышлардан соң форум дискуссия мәйданчыклары һәм мастер-класслар эше белән дәвам итте. Панель дискуссияләр «Мөслимә тормышында рухилык», «Мөселман мәдәниятендә гаилә кыйммәтләре», «Ватанпәрлек һәм мөселманлык» темалары буенча эшләде. Форум барышында шулай ук мөслимәләр җәмгыятьтә очраша торган көнүзәк мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot