news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар-мөселман җәмәгатьчелеге Мәрҗанинең туган көне уңаеннан аның кабере янына җыелачак

Татар-мөселман җәмәгатьчелеге Мәрҗанинең туган көне уңаеннан аның кабере янына җыелачак
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

2025 елның 16 гыйнварында күренекле дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 207 ел тула (1818-1889). Әлеге уңайдан татар-мөселман җәмәгатьчелеге галимне искә алу өчен аның кабере янына җыелачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында узачак. Биредә дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, остазлар һәм журналистлар катнашачак.

Әлеге чарада хәзрәтләр Коръән аятьләре укыячак һәм җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылачак.

Очрашуга барлык теләүчеләрне, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз, дип яза оештыручылар.

Җыелу урыны: Казан шәһәре Яңа бистә зиратының төп капкасы (Пригородная ур., 1). Җыелу вакыты: иртәнге сәгать 09.50дә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot