news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар морзалары татар элитасын булдырырга омтыла

Элитаны бетерүе белән милләт үзә дә юкка чыга, дип саный аның юлбашчысы Булат Яушев.

Татар морзалары татар элитасын булдырырга омтыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Республикасы татар морзалары мәҗлесе киләчәктә татар элитасын үстерүгә үзләренең өлешен кертергә отмыла. Бу хакта мәҗлесне оештыручы һәм аның юлбашчысы Булат Яушев кичә Татарстан халыкларының Дуслык йортында узган оешманың еллык җыелышында игълан итте.

Булат Яушев сүзләре буенча, милли элитаны һәрвакыт җәмгыятьнең иң белемле катламнары тәшкил итә иде. Әмма революциядән соң элита төшенчәсен тарихтан төшеп кала һәм элита калдыклары төрле аерым өлкәләргә таралып бетә.

“Шуңа күрә безнең каршыда шушы таралган көчләрне берләштерү мәсьәләсе тора. Чөнки белемле, мәдәни һәм сәләтле кешеләрдән башка, милләтнең киләчәген күз алдына китерергә мөмкин түгел”, - ди ул. – Элитаны бетерүе белән милләт үзе дә юкка чыга, без моны тарихның күп кенә мисалларыннан күреп беләбез”.

“Шуңа күрә без, татар морзалары токымнары, төп максатыбыз татар элитасын берләштерүдә һәм милләтебезнең генофондын саклап калуда күрәбез”, - диде ул.

  • Татар морзалары мәҗлесе 2006 елдан эшләп килә. 12 ел дәвамында 300 артык кеше үзләренең морзалар нәселеннән килеп чыгуларын исбатлый алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100