news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Татар моңы» бәйгесе гала-концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә

Концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары кчыгыш ясый.

Бүген «Татар моңы» бәйгесе гала-концертын «Татар-информ» онлайн күрсәтә
Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Бүген 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты була. Быел ул беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза. Концертны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Гала-концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының I премия лауреатлары: «Академ вокал» номинациясе – Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдинов; «Инструменталь башкаручы» номинациясе – Алмаз Ахунов; «Халык җыры» номинациясе – Алинә Гыйльметдинова, Айнур Исламов; «Эстрада вокалы» номинациясе – Гөлназ Муллаәхмәтова, Вилнур Әдилов.

  • Конкурсның төп максаты: татар халык җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен пропагандалау һәм яшьләр арасында популярлаштыру. «Татар моңы» конкурсы 2008 елда гамәлгә куелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2019 елда конкурска Илһам Шакиров исеме бирелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100