news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар моңы» бәйгесе җиңүчесе Рамилә Җамалова иҗат кичәсендә халык җырларын башкарачак

17 апрельдә 19.00 сәгатьтә Шәрык клубында «Татар моңы», «Казан сөлгесе», «Үз эшенең остасы», «Идел» һ.б. бәйгеләрдә җиңү яулаган Рамилә Җамалова «Мин җырларга килдем бу дөньяга» дигән иҗат кичәсендә төрле халык һәм танылган композиторлар җырларын башкарачак.

«Кичәдә Рамилә Җамалованың иҗат юлы белән таныша аласыз. Шулай ук чарада Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең секстеты чыгыш ясаячак һәм төрле уен коралларында уйналган көйләр яңгыраячак. Концертны Әдилә Ногманова алып бара. Концертмейстерлар: Руслан Хәмидов, Айрат Шәфыйков. Казан консерваториясенең балалайкачылар секстеты: Гадел Гарифуллин, Дмитрий Соколов, Денис Усов, София Денисова, Иван Алексеев, Анастасия Пискарева катнаша. Ансамбльнең җитәкчесе – сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Артем Усов», – дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot