news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар моңнары» ансамбле Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә концерт куйды

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар моңнары» ансамбленең концерты булды. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда хәбәр итә.

Ансамбльнең җитәкчесе Зәйнәп Сөләйман төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләрен туплаган. Аларның репертуарына халык җырлары, татар композиторларының әсәрләре керә. Коллектив солистлары заманча музыкаль композицияләрне поп стилендә һәм хәтта гитарага да җырлый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot