news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар мохтәрияте үз эшен башлый

Татар мохтәрияте үз эшен башлый

(Уфа, 22 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәгълүм булганча, бу елның 27 ноябрендә Башкортстан татарлары Мәскәүдә үз корылтайларын үткәргән иде. Анда Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятен төзү турында игълан ителде.

Башкортстан татар милли оешмалары берлеге 21 декабрь көнне Уфада үзенең чираттагы утырышын үткәреп, Мәскәүдә булган корылтайның икенче өлешен уздыру хакында фикер алышты. БР Татар милли оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов әлеге корылтайны Уфада да үткәрү бик мөһим дип билгеләде. Башкортстан башкаласында үтәчәк корылтайга республика районнарыннан 900 гә якын делегат чакырылачак. Киләсе елның февраль башына билгеләнгән җыенда БР Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыруның тәгаен планнары тикшереләчәк, аның идарә составы сайланачак һәм эш программасы кабул ителәчәк.

Утырышта БР Татар милли-мәдәни мохтәриятенең кайбер комиссияләре дә төзелде. Аларның рәисләре февральдә үтәчәк корылтайда расланыр дип килешенде. Ә әлегә Башкортстан татар милли хәрәкәтенең иң актив әгъзаларына милли-мәдәни мохтәриятнең эш программасын әзерләү буенча бурычлар йөкләтелде. Һәр юнәлеш буенча җаваплы вәкилләр бу атна азагына кадәр үз тәкъдимнәрен язма рәвештә әзерләп өлгертергә тиеш. Ул тәкъдимнәрне тикшерү һәм уртак бер фикергә килү өчен, БР Татар милли оешмалары берлеге әгъзалары 25 декабрь көнне тагын бер киңәшмәгә җыелып алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot