news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар моңы” җыр бәйгесе яңа сәләтле яшьләрне барлаячак
2010 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда яшь башкаручыларның чираттагы “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесе узачак. Аны республикабызның Мәдәният министрлыгы Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү Фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән бергәлектә оештыра. Бу турыда бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү Фонды җитәкчесе Нурия Вәлиуллина, “Татарстан-яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнаштылар.
“Татар моңы” бәйгесенең максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән башкаручылар катнаша ала. Узган ел бәйгедә 2 меңгә якын яшь җырчы катнашты. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр күп. Шуңа күрә без үз бурычыбыз дип 2010 елдан башлап “Татар моңы”н ел саен уздыруны саныйбыз”, - дип белдерде Зилә Вәлиева.
Дүрт ай дәвамында – гыйнвар-апрель айларында республикада сайлап алу турлары узачак. Анда 15 яшьтән 30 яшькә кадәр башкаручылар катнаша алачак. Җиңүчеләргә Гран-при һәм “Ялгыз вокал”, “Вокал һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр”, “Инструментларда аерым уйнаучылар” номинацияләрендә һәм яңа – “Гаилә ансамбльләре” номинациясе буенча премияләр каралган. Бәйгедә “Татар моңы” лауреатларыннан кала, барлык республика һәм төбәкара бәйгеләрдә җиңүчеләр катнаша ала. Беренче – читтән торып сайлап алу турында - бәйгедә катнашучылар видео һәм аудиоязмалар буенча сайлап алыначак. Икенче тур вакытында 19-20 март көннәрендә катнашучылар Казан шәһәрендә бәйге дирекциясе һәм жюри карары нигезендә чакырылачаклар. Бәйгенең башкарма директоры – татар эстрадасының күренекле җырчысы Вил Усманов. Жюри составына ТР халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, композитор Резеда Әхиярова, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, җырчылар Рәсим Низамов, Резеда Галимова, баянчы Рамил Курамшин һәм башка танылган музыкантлар керәчәк.
25-26 апрельдә узачак өченче турда икенче турда җиңүчеләр Казанда татар эстрада җырчылары катнашында гала-концертта чыгыш ясаячак. Шуны да әйтергә кирәк, “Татар моңы” бәйгесендә катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәләрендә җырлаячак.
Бәйге кысаларында “Татарстан-яңа гасыр” телерадиокоманиясе “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесен уздыра. Көч сынашу ике төркемгә бүленә: беренче төркемдә - 4-6 яшьлекләр, икенче төркемдә 7-14 яшьлекләр җырлаячак. Зилә Вәлиева ассызыклаганча, балалар арасында узачак ярышта җырлый башлаган 2-3 яшьлек нәниләр дә катнаша алачак.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, бәйгенең эмблемасы – татар халкының милли сөлгесе белән уратып алынган җир шары – дөнья буйлап сибелеп яшәүче талантлы милләттәшләребезнең күплеген күрсәтә. Бәйгене оештыручылар җир шарының төрле төбәкләрендә таралып яшәүче милләттәшләребезне берләшергә өнди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2