Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар моңы” VI Халыкара телевизион җыр конкурсының төп бүләге хуҗасын тапмады
Җиңүчеләр конкурсның гала-концертында игълан ителде
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Татар моңы” VI Халыкара телевизион җыр конкурсының гала-концерты узды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурста Россиянең 150 төбәгеннән катнашырга теләк белдерүче булган. Анда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Түбән Новгород, Төмән, Пермь, Уренгой, Екатеринбург, Аксеево, Ульяновск, Симферополь һ.б. төбәкләрдән гаризалар килгән.
Өч этапта уздырылган бәйгедә иҗади көч сынашучыларны танылган шәхесләр - Салават Фәтхетдинов, Фән Вәлиәхмәтов, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов кебек җырчылар, "Яңа гасыр" ТРК ААҖ генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, музыкант Кирам Сатиев һ.б. бәяләде.
Фестивальнең җиңүчеләре кичә, гала-концертта гына билгеле булды.
“Россия төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре арасында соло вокалы” номинациясендә мәскәүлеләр Марат Яруллин һәм Юлия Гарифуллина җиңүче дип табылды.
Ир-егетләрнең 2 нче төркеменең “Вокал. Соло” номинациясендә Рафил Җәләлиевка (Балтач), ә 1 нче төркемдә исә Алмаз Хөсәеновка (Актаныш) тиңнәр булмады. Шул ук номинациядә хатын-кызларның беренче төркемендә Яр Чаллы кызы Лилия Хәнипова, 2 нче төркемдә исә Казаннан Энҗе Шәйморзина җиңеп чыкты.
Хәйдәр Бигичевның тууына 65 ел тулу уңаеннан булдырылган “Академик вокал” номинациясендә җиңүне Казаннан Мәдинә Хәмзина яулады.
“Уен коралы белән чыгыш” ясаучылар арасында Казаннан гармунчы уйнаучы Рамазан Гыйниятов жюриның югары бәясен алды. “Инструменталь һәм вокал ансамбльләр” номинациясендә “Ак тамыр” (Октябрьск) иҗат төркеме беренче булды. Махсус бүләкләрләр белән Айрат Имашев (Казан), “Шатлык нуры” ансамбле (Алабуга) бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурста катнашучыларның берсенә дә гран-при бирелмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз