Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар моңы” лауреаты Әдилә Әхмәтова иң популяр хитларны татарчага тәрҗемә итеп җырлый
Әдилә Әхмәтованы “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концертын алып баручылар танылган блогер дип тәкъдим иттеләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдилә Әхмәтованы “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концертын алып баручылар тамашачыга танылган блогер дип тәкъдим иттеләр. “Әдиләнең Инстаграмына 8000 кеше язылган. Мин дә язылдым”, - диде Зөлфәт Зиннуров. “Татар моңы” конкурсының гала-концертында Әдилә Әхмәтова кичә Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән бергә, “Казан нуры” оркестрына кушылып, “Янар чәчәк” спектакленнән Фәүзия җырын башкарды.
Әдилә Әхмәтова-Заһидуллина тумышы белән Татарстаннан. Санкт-Петербургта Мусоргский исемендәге музыка колледжының эстрада-джаз бүлеген тәмамлаган. Азрак Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп алган. Хәзер Санкт-Петербургта яши.
Әдилә ире Айнур Әхмәтов белән бергә популяр хитларны - танылган инглиз һәм рус җырларын татарча җырлап үзенең социаль челтәрләрдәге битләренә элә. Җырларны татар теленә Айнур Әхмәтов тәрҗемә итә. Әдиләнең җырлавын өйдә яздыралар. Әхмәтовларның егермеләп татарчалаштырылган кавер-композициясе бар.
“Грибы” төркеме башкарган “Тает лед” композициясенең Әдилә Әхмәтова татарча җырлаган варианты аеруча популярлашкан – аны 3000нән артык кеше караган. Әхмәтовлар “Битлз”ны да, Майкл Джексонны да татарча яздырганнар.
Социаль челтәрләрдә Әдилә Әхмәтова Аделя.Сингер исеме белән теркәлгән, хәбәрләрен ул татар һәм рус телләрен кушып яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз