news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар моңы” конкурсында Салават Фәтхетдинов татар теленең киләчәге турында фикерен әйтте

Кичә "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерт белән төгәлләнде.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, конкурсның жюри рәисе Салават Фәтхетдиновның “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концертын йомгаклаганда, татар теленең киләчәгенә карата әйтелгән сүзләре шаяруга төрелгән булса да, шактый күңелсез яңгырады.

“Тел мәсьәләсенә килгәндә, Татар теле белән нишлибез?” дип бик күп сораулар бирделәр. Мин һәрвакыт шаярып кына әйтә килдем – хәзер дә кабатлыйм: удмурт, мари, чуваш халкы исән булганда, татар теле яшәячәк. Чөнки алар бездән матуррак сөйләшә. Аллага шөкер, менә тагын бер матур күренеш – хәзер безнең кайбер егет-кызларыбыздан чистарак сөйләшүче кытайлар да бар икән. Болай булса, безнең тел мәңге бетмәячәк”, - диде ул.

Салават Фәтхетдинов үзенең йомгаклау сүзендә быелгы фестивальдә читтә яшәүче татарларның көчлерәк булуын да билгеләп узды.

Искәртеп үтәбез, кичә "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерт белән төгәлләнде. Катнашучылар финал җыры буларак, “Туган тел”не башкардылар. “Татар моңы” конкурсына багышлап “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистлар гала-концертта тел мәсьәләсендә сүз әйтелү-әйтелмәве һәм “Туган тел” җырлануы турында сорау биргәннәр иде.

Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100