news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар моңы" конкурсында быел Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи премияләре тапшырылмый

"Пирамида" концертлар залында "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты бара.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының жюри әгъзалары быел Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләрне тапшырмаска булды. "Без гала-концертта әлеге легендар җырчыларыбызны искә алып үттек. Алар репертуарыннан җырлар яңгырады", – диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Миләүшә Айтуганова.

Казанның 111 нче мәктәп укучысы Энҗе Әхмәтҗанова "Генерал Шәйморатов" спектакленнән "Почтальон" җырын башкарды. Әлеге җырны халыкка Әлфия Авзалова таныткан иде. Ә Башкортстанның Тәтешле районы кызы Нәфисә Назарова якташы Хәния Фәрхи репертуарынан "Яшәгә кирәк, балам" җырын җырлады.

Катнашучыларга жюри әгъзалары да үз премияләр әзерлгән иде.

Искәртеп үтәбез, "Пирамида" концертлар залында "Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты бара.

Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100