news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров ярдәмчесе Илһам Хаҗиев «Татар моңы» фестивален оештыруга җәлеп ителә

Фестивальгә Илһам Шакиров исеме бирелә һәм үткәрү эше Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә йөкләнә.

 Илһам Шакиров ярдәмчесе Илһам Хаҗиев «Татар моңы» фестивален оештыруга җәлеп ителә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар моңы» фестивален үткәрү эше Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә йөкләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова әйтте. Филармония директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев фестивалне оештыруга җәлеп ителәчәк.

«20 декабрьдән конкурсның сайлап алу туры башланды. Ул 2020 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар кабул ителә», — диде министрлык вәкиле. «Татар моңы» фестиваленең төп оештыручысы — Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Кадим Нуруллин әйтүенчә, фестиваль эшчәнлегенең филармониягә тапшырылуы аның киләчәктә Илһам Шакиров исемен йөртүе белән бәйле. «Филармониянең максаты — фестиваль эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудыру. «Татар моңы» фестиваленә Илһам Шакиров исеме бирелгәч, филармониянең бу эшкә алынуы табигый. Әле җиң сызганып эш башланды гына. Гала-концерт апрель аена билгеләнгән», — диде директор.

Кадим Нуруллин фестивальдә зур үзгәрешләр булачагын вәгъдә итә. Әлегә «Татар моңы» фестиваленең башкарма директоры итеп кабаттан җырчы Вил Усманов сайлануы билгеле. Ул бу эш белән таныш — Вил Усманов алдагы елларда фестивальнең башкарма директоры иде. Соңгы берничә елда гына фестиваль Казан дәүләт мәдәният институты җаваплылыгында уздырылды.

Филармония җитәкчелеге фестивальне оештыру эшенә озак еллар Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевны җәлеп иткән. «Мин бу конкурсны үткәрү эшендә Илһам Хаҗиевтан да көчле кешене тапмыйм. Илһам Хаҗиев бөек җырчыбызга иң якын торган кешеләрнең берсе. Шуңа да аның белән эшлисебез килде», — ди Кадим Нуруллин.

Ул алда Илһам Шакировның тууына 85 еллыкны бәйрәм итәсе барлыгын, бөек җырчының исемен мәңгеләштерү өчен дә башкарыласы эшләр байтак булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100