Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар моңы" бәйгесенең өч хөкемдарына халык артисты исеме бирелде
Г.Камал исемендәге театрда "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бара.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының хөкемдарлар составындагы өч артистка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда бүген Г. Камал театры сәхнәсендә бара торган «Татар моңы» фестивале гала-концерты барышында билгеле булды.
Тиешле Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Татарстан Президенты Карарында нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткəннәре өчен «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильсовка, аккомпаниатор Рәсим Низамовка, җырчы Вил Усмановка Татарстанның халык артисты исеме бирелә, диелгән.
- «Татар моңы» вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырылган иде.
- Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз