news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар моңы» бәйгесенең биш финалчысы «Идел» журналының махсус бүләгенә лаек булачак

Быел конкурста 180 кеше катнашырга теләк белдерде.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының Гала-концерты була. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм «Салават» эстрада театры оештыра, дип хәбәр итә «Идел» журналы сайты.

5 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Татар моңы-2017» IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының беренче туры узды. 24 ноябрьдә «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе туры эфирында сайлап алу туры үткәрелде. «Идел» яшьләр журналы чараның мәгълүмати партнеры һәм иганәчесе булды. Бүгенге Гала-концертта биш финалист «Идел» журналына ярты еллык подписка белән бүләкләнәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татар моңы» бәйгесе ел саен яңа исемнәр ача. Ришат Төхвәтуллин, Марсель Вәгыйзов, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Алинә Прокофьева, Айгөл Сагынбаева, Ирек Фәттахов – әнә шундыйлардан.

Конкурсның географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел анда 180 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Кытай, Англия, Чехия, Черногория, Үзбәкстан, Казахстан кебек илләрдән дә вәкилләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100