news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар моңы” бәйгесен оештыручылар иганәчеләр ярдәменә ышана

Февраль-март айларында Татарстанда яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең беренче сайлап алу турлары узачак

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Февраль-март айларында Татарстанда яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион бәйгесенең беренче сайлап алу турлары узачак. Билгеле булганча, Россиянең күп кенә өлкәләрендә үз татар җыры бәйгеләре уза. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә – “Таң йолдызы”, Чуашстанда – “Урмай моңы”, Новосибирскида – “Себер йолдызлары”, Семипалатта – “Иртыш моңнары”, Сарытауда – “Идел йолдызлары” һәм башкалар. Әлеге бәйгеләр быел “Татар моңы” телевизион бәйгесе кысаларында оештырыла. Бүгенге көндә конкурста катнашырга теләүчеләр бик күп. Алар арасыннан сәләтле яшьләр, сайлап алынып, “Татар моңы” бәйгесенең икенче турында катнашырга тәкъдим ителә. Бу турыда бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында конкурсның башкарма директоры, ТР атказанган артисты Вил Усманов белдерде.
Искә төшереп үтәбез, конкурсны республикабызның Мәдәният министрлыгы Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү Фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән бергәлектә оештыра. “Татар моңы” бәйгесенең максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән башкаручылар катнаша ала.
Республикада уза торган сайлап алу турларында 15 яшьтән 30 яшькә кадәр башкаручылар катнаша. Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан калаларында, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Украина илләрендә “Татар моңы” бәйгесенең аерым сайлап алу турлары оештырыла.
Вил Усманов сүзләренә караганда, беренче – читтән торып сайлап алу турында - бәйгедә катнашучылар видео һәм аудиоязмалар буенча сайлап алына. Икенче тур вакытында исә - 19-20 март көннәрендә катнашучылар Казан шәһәрендә бәйге дирекциясе һәм жюри карары нигезендә чакырыла.
25-26 апрельдә узачак өченче турда икенче турда җиңүчеләр Казанда татар эстрада җырчылары катнашында гала-концертта чыгыш ясаячак. Җиңүчеләргә Гран-при һәм “Ялгыз вокал”, “Вокал һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр”, “Инструментларда аерым уйнаучылар” номинацияләрендә һәм яңа – “Гаилә ансамбльләре” номинациясе буенча премияләр бирү каралган.
Очрашуда конкурс жюрие рәисе, РФ атказанган, ТР халык артисты профессор Салават Фәтхетдинов ассызыклаганча, бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрү өчен иганәчеләр ярдәме кирәк. Узган ел конкурс бюджеты 6 миллион сумга каралган булса да, шулкадәр акчаны оештыручылар җыя алмады. “Бүгенге көндә “Татар моңы” бәйгесе милләтебезне күтәрүче сәләтле яшьләрне барлау, ачыклау максатын күздә тоткан бердәнбер зур конкурс. Һәм без аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш. Безгә “Созвездие” бәйгесе бюджетының 10 процентының яртысын гына бүлеп бирсәләр дә җитәр иде. Шуңа күрә без иганәчеләргә хатлар юллыйбыз, бәйгенең милләт өчен зур әһәмияткә ия булуын күрсәтәбез”, - диде ул. Жюри рәисе әйтүенчә, конкурс лауреаты булган яшьләребезне музыка буенча югары уку йортларына укырга тәкъдим итү дә – конкурсны оештыручыларның олы бурычы.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100