news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар моңы-2017" конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнә

Бәйгенең беренче туры 4 ноябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар моңы-2017" телевизион халыкара татар җыры яшь башкаручылар конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнә. Бәйгене оештыручылар хәбәр итүенчә, иҗади көч сынашырга теләүчеләр гаризаларын 1 ноябрьгә кадәр тапшыра ала.

Билгеле булганча, "Татар моңы"нда 15-35 яшьлек башкаручылар, вокал һәм инструменталь ансамбльләр катнашуга хокуклы.

Бәйге үзе берничә турдан гыйбарәт. Конкурска җибәрелгән видео һәм аудио язмаларны жюри әгъзалары 4 ноябрьдә карап, сайлап алачак. Икенче турны 21-25 ноябрь көннәрендә, "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында турыдан-туры эфирда үткәрү күздә тотыла.

Гала-концертны уздыру 28 ноябрьгә билгеләнгән. Конкурс җиңүчеләренә дипломнар, акчалата премия, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Бәйге кысаларында катнашучылар өчен танылган иҗат әһелләре, эстрада артистлары белән очрашулар, мастер-класслар уздыру ниятләнә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Татар моңы" татар халкы җырларын, татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, сәләтле яшь башкаручыларны барлауны максат итеп куя.

Заявкаларны ilseyar_tat@mail.ru или tm@tatar.ru электрон адресына юлларга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100