news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар моңы-2017" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре – исемлек

Катнашучыларга, оештыручылар тарафыннан бирелү мөмкинлеге игълан ителсә дә, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи премияләре тапшырылмады.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы жюрие лауреатларны сигез төрле номинация буенча билгеләде. Чит төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен “Вокал. Соло. Төбәкләр” номинациясе кертелгән һәм жюри рәисе Салават Фәтхетдинов быел төбәкләрнең көчлерәк булын да билгеләп узды. Академик вокал номинациясендә дә 1 урынны Курган өлкәсеннән килгән Ярамир Низаметдинов алды. Ул гала-концертта Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясен башкарды. Егетнең конкурста беренче катнашуы түгел, ниһаять, быел ул теләгенә иреште.

“Татар моңы” IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре исемлеге:

«Академ вокал» номинациясе
1 урын – Ярамир Низаметдинов (30 яшь, Курган өлкәсе, Шадринск районы, Юлдус авылы);
2 урын – Гүзәл Җиһаншина (26 яшь, Яшел Үзән);
3 урын – Алисә Мамина (24 яшь, Татарстан, Питрәч районы, Яңа Шигали авылы).

“Вокал. Соло” номинациясе, төбәкләр
1 урын – Айбар Ашкеев (20 яшь, Казахстан, Экибастуз);
1 урын – Эльвина Калмыкова-Бархитдинова (28 яшь, Свердлау өлкәсе, Югары Пышма шәһәре);
2 урын – Фәнил Галиуллин (21 яшь, Ульян өлкәсе, Димитровград);
2 урын – Сюэ Фэй (23 яшь, Кытай);
3 урын – Бао Вэньцзе (23 яшь, Кытай);
3 урын – Әдилә Әхмәтова (24 яшь, Санкт-Петербург).

“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Энҗе Әхмәтҗанова (15 яшь, Казан);
2 урын – Гүзәл Хәкимуллина (20 яшь, Татарстан, Зәй);
3 урын – Гөлинә Шәйхетдинова (20 яшь, Татарстан, Биектау районы, Зур Битаман авылы).

“Вокал. Соло” номинациясе, хатын-кыз тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Нәфисә Назарова (22 яшь, Башкортстан);
2 урын – Рәмилә Зиннәтуллина (22 яшь, Татарстан, Сарман районы, Сарман авылы);
3 урын – Миләүшә Хәсәншина (22 яшь, Башкортстан).

“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 15-20 яшь
1 урын – Алмас Сирусин (19 яшь, Башкортостан);
2 урын – Яруллин Илһам (19 яшь, Татарстан, Арча);
3 урын – Раушан Сөләйманов (20 яшь, Башкортстан).

“Вокал. Соло” номинациясе, ирләр тавышы, 21-35 яшь
1 урын – Алмас Хөсәенов (21 яшь, Башкортстан);
2 урын – Линар Шәймөхәммәтов (28 яшь, Башкортстан);
3 урын – Рафис Сирусин (24 яшь, Башкортстан).

“Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясе
1 урын – Баянчылар триосы (Җитәкчесе: Әбүзәр, Фәйзуллин Казан);
2 урын – Инструменталь дуэт: Илнур Коләхмәтов һәм Илдар Гыймадиев (Казан);
3 урын – “Җомга көн” татар фольклор ансамбле (Җитәкчеләре: Алсу Еникеева һәм Венера Латыпова, Казан).

“Инструменталь башкару” номинациясе
1 урын - Илнур Галиев (24 яшь, Әлмәт);
2 урын – Әлфис Галиуллин (24 яшь, Татарстан, Чистай районы, Татар Елтаны авылы);
3 урын – Салават Яруллин (25 яшь, Татарстан, Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы).

Махсус бүләк ияләре:
1.Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Муса Камалов (23 яшь, Татарстан, Чаллы);
2.Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Илдус Харрасов (24 яшь, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь р-ны, Кече Рыбушкино авылы);
3.Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “Тамашачы мәхәббәтен яулаганы өчен” (иң күп смс-тавыш җыючы конкурсант) - Ильяс Минһаҗев (17 яшь, Әлмәт районы, Яңа Надыр авылы);
4.Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды - Әдилә Исмәгыйлева (15 яшь, Казан);
5.Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды - Алинә Асматуллова (16 яшь, Ульян);
6.Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты - Раушан Хаджаков (28 яшь, Үзбәкстан, Пахтаабад);
7.Жюри бүләге - Сюэ Фэй (23 яшь, Кытай);
8.“Илһам” фонды бүләге - “Назлы” вокаль дуэты (Җитәкчесе: Татьяна, Матюшкова Чиләбе);
9.“Илһам” фонды бүләге – Илшат Гобәйдуллин (26 яшь, Әлки районы, Түбән Әлки авылы);
10.“Илһам” фонды бүләге - Нуршат Батыршин (23 яшь, Әлмәт);
11.Дина Гарипова бүләге - Әдилә Зиннәтуллина (15 яшь, Биектау);
12.Зөлфия Шакирова бүләге – Регина Рәшитова (20 яшь, Казан);
13.Зөлфия Шакирова бүләге - Илдар Насыйров (23 яшь, Ульян);
14. “Идел” яшьләр журналы бүләге - “Иделъяр” халык җырлары ансамбле (Җитәкчесе: Эльвира Штарк, Әлмәт);
15.“Идел” яшьләр журналы бүләге - Лилия Сәрвәрова (19 яшь, Актаныш районы, Калмаш авылы);
16.“Идел” яшьләр журналы бүләге - Альбина Газизова (15 яшь, Актаныш районы, Иске Кормаш авылы);
17.“Идел” яшьләр журналы бүләге - Динар Гарипов (19 яшь, Саба районы, Шәмәрдән бистәсе);
18.Ләйсән Басыйрова (20 яшь, Актаныш) – дипломант;
19.Резеда Галиәкбәрова – дипломант;
20.Алсу Моксинова – дипломант;
21.Фидәрис Мортазин – дипломант;
22.Рөстәм Егоров - дипломант;
23.Яна Мөхәмәтҗанова – дипломант.

Катнашучыларга, оештыручылар тарафыннан бирелү мөмкинлеге игълан ителсә дә, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи премияләре тапшырылмады.

Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины Салават Фәтхетдинов җитәкләде. Жюри составында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова да бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100