news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-моңы-2010” – “Татарстан-Яңа гасыр” каналында

Бүгеннән бәйге турында репортажларны телеканалдан карап булачак

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). “Татар моңы-2010” бәйгесенә сайлап алу турларының ничек узганын бүгеннән башлап “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесеннән карап булачак. Тапшыру дүшәмбедән җомгага кадәр 18 сәгатьтә эфирга чыга.
“Татарстан-Яңа гасыр” ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр саны ике меңнән артып киткән. Сайлап алу турыннан шуларның нибары 200 е генә узган.
Тапшыру барышында чыгышы ошаган катнашучы өчен кыска хәбәр аша тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен 5075 номерына катнашучының номерын язып SMS юлларга гына кирәк. Хәбәр “МОҢ” сүзеннән башланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot