news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар милли хәрәкәте активисты Батырхан Әгъзамов фаҗигале һәлак булган

Татар милли хәрәкәте активисты Батырхан Әгъзамов фаҗигале һәлак булган

Татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы Батырхан Әгъзамов юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, баш мие җәрәхәтләнү сәбәпле һәлак булган, дип хәбәр итә Марий Элдагы татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдашев.

Батырхан Әгъзамов Кызыл шәһәрендә туган, аның әти-әнисе СССР заманында Тывага киткән булган, ул үзе шунда туа. Казанга укырга килгәнче үк татар милли хәрәкәтенең активистына әйләнә, Казанда төрле милли чараларда катнаша. Хәтер көненә, Гаяз Исхакый музеен төзекләндерүне таләп итеп ялгыз пикетлар уздыра. Пенсия реформасына каршы акциядә катнашкан, тыелган символлар кулланган өчен ул административ кулга да алынган иде. Казанда укуы белән проблемалар булу сәбәпле, Кызылга кайтып китә.

«Тывадан Батырхан Әгъзәмовның әнисе Сания ханым белән сөйләштем. Аны иртәгә Кызыл шәһәрендә моргта юалар, шунда ук 14-15 тә хушлашалар. Менә шунда берәр үзбәкне яки таҗикны булса да табып, җеназа намазы укырга кирәк булачак. Әнисенә шулай дидем. Күмүе гомум зиратта, әби-бабалары янында булача. Балакайның рухы шат булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын!» – дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.

19 ноябрьдә Батырхан Әгъзамовка 25 яшь тулыр иде.

Батырхан Әгъзамовны Кызыл шәһәрендә 1 ноябрьдә җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100