news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар милли костюмында төрки һәм мөселман традицияләре - Г.Вәлиева-Сөләйманова лекциясендә

Лекция иртәгә, 17 мартта, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты бинасында үтә.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекторие Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясен тәкъдим итә.

Лекция иртәгә, 17 мартта, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты бинасында үтә, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге. Башлана - 17.00

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова – “Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате” альбомы; әтисе, сәнгать белеме докторы Ф.Х.Вәлиев белән берлектә чыгарылган “Татарстанның декоратив сәнгате” монографиясе, йөзләгән фәнни мәкаләләре белән билгеле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot