news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татар милли костюмнарын туплау эшен хуплады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар милли костюмнарын туплау эшен хуплады. Бу хакта сүз Кремльдә татар зыялылары белән очрашуда барды.

ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова татар милли костюмнарының төрлелеге турында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, татарларның төрле этнографик төркемнәренең бөтен булган коллекцияләрен туплап, бер системага салу зарур.

«Мультимедияле технологияләр кулланып, куар-кодлы альбом, каталоглар, тарихи роликлар булдырып, бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк», – диде Динә Гатина-Шәфыйкова.

Татарстан Рәисе фикеренчә, бу эшне башкарып чыгу өчен, музейларга экспедицияләр оештыру, бер урында реставрация ясап, күргәзмә оештыру кирәк.

«Мин хуплыйм, бу эшне башлап җибәрергә, Бөтендөнья татар конгрессын да җәлеп итәргә кирәк. Сабан туена, Саха Якутиядәге кебек, төрле киемнәрне киеп чыксак, бөтенләй икенче булачак. Безгә кирәк булмаса, ул кием тагын кемгә кирәк инде?! Себер татарларына да булышырга кирәк. Алар да үзенчәлекләрен югалтмасыннар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100