news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар милли бизәкләре турында «Буяулык» китапчыгы чыгарылган

Татар милли бизәкләре турында «Буяулык» китапчыгы чыгарылган

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте милли бизәкле «Буяулык» бастырып, Татарстан һәм Россия регионнары мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тараткан.

«Яшь буынны татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксындыру, рухи кыйммәтләребезне барлау һәм татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатында укытучыларга ярдәм йөзеннән мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен методик материал әзерләдек», – дип сөенече белән уртаклаша Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте белгечләре.

«Без ел саен нәниләр өчен татар халкының рухи байлыгын, мәдәниятен, тарихын яктырткан проектларны тормышка ашырырга тырышабыз. Чөнки мәгариф системасына караган законнар мондый кулланмалар белән тәэмин итү максаты куймый», - ди федераль татар милли-мәдәни мохтарият аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова.

«7 миллион татарның 5 миллионнан артыгы республикадан читтә – Россия регионнарында һәм чит илләрдә яши. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мониторингы буенча, Россиянең 28 субъектында 1077 гомуммәгариф оешмасында татар теле дәресләре оештырылган. Калган 57 субъектта андый балалар бакчалары да, мәктәпләр дә юк», – дип дәвам итә ул.

Методик материал ике өлештән тора – берсендә татар милли бизәкләре турында мәгълүмат һәм рәсемнәр бирелсә, икенчесендә авторлар татар милли киемнәре белән таныштыра. Текстлар ике телдә бирелгән.

«Буяулык» китабы Татарстан Республикасының социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга бирелүче гранты хисабына чыгарылган. Тиражы – 3000 данә.

Китапның рәссамы – Әлфия Йосыпова. Автолар – Миләүшә Шәрапова һәм Светлана Федорова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100