Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар мифологиясенә багышланган тәүге фестивальне Мордовия һәм Ямал округы яшьләре оештыра
25 августта башланып китәчәк #ТатМиф проектының максаты – татар мифологиясендәге персонажларны популярлаштыру.
(Казан, “Татар-информ”, 23 август, Лилия Гаделшина). Мордовия һәм Ямал-Ненец автоном округының татар яшьләре татар мифологиясен танытучы иҗади проект башлый. Татар мифологиясенә багышланган I төбәкара фестиваль Мордовиянең Рузай районы Татар-Пешлә авылында 15 сентябрьдә узачак.
Проектның авторлары Мордовиянең татар яшьләре иҗади берләшмәсе вәкиле Тимур Чугунов һәм Ямал-Ненец автоном округыннан Салехард шәһәренең “Ватан” татар милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Наилә Галеева.
“Быел Казанга Татар яшьләре көненә килгәч Мордовиядән Тимур Чугунов белән таныштык. Ул татар мифологиясен бик ярата, ә мин – профессиональ этнограф. Татар мифологиясенә багышланган проектны бергә уйлап, төзедек. 25 августта проектыбыз старт алачак”, – дип хәбәр итте "Татар-информ”га Наилә Галеева.
Салехардның татар яшьләре оешмасы җитәкчесе сөйләгәнчә, быел җәй чираттагы Бөтендөнья татар яшьләре форумына да Салехардтан татар яшьләре килгән. Алар арасында Лилия Кашапова оста итеп рәсем ясый. Ул проектка рәсемнәр, мифологик образларны иҗат итү эшен үз өстенә алган. “Яшьләргә бу проект бик ошады, күпләр шунда ук оештыру эшләренә кушылды”, – ди Наилә.
Проектның максатын ул болай аңлатты: “Бүген фэнтези жанрындагы фильмнар, мультфильмнар, китаплар популяр. Әмма алардагы персонажлар көнбатыш сәнгатьчеләре тарафыннан уйлап чыгарылган. Ә без үзебезнең халкыбызның мифологиясе, шул ук Шүрәле, Су анасы, Йорт иясе, Бичура турында нәрсә беләбез? Татар мифологиясендәге персонажларны балалар өчен әкиятләрдә яки фәнни хезмәтләрдә генә очратырга мөмкин, әмма анда алар гадәттә тискәре образда гәүдәләнә. Безгә татар мифологиясе персонажлары турында күбрәк белергә мөмкинлекләр тудырырга кирәк, һәм ул кызыклы формада булса яхшы. #ТатМиф проекты халкыбызның мифларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк”, – диде Наилә Галеева.
#ТатМиф проекты кысаларында, 25 августтан татар мифлары персонажлары сурәтләнгән, кемнең кем икәнен тәфсилләп аңлаткан беренче открыткалар интернетта тәкъдим ителә башлый. Алга таба төрле квест-уеннар, социаль челтәрләрдә татар мифологиясенә багышланган төркемнәр оештыру каралган. Әйтергә кирәк, беренче төркем инде ВКонтакте челтәрендә ачылган – vk.com/tatarmif.
Тимур Чугунов химаячеләр тапкан, аңа Мордовиянең “Якташлар” Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар-Пешлә авылы хакимияте дә ярдәм иткән. Тәүге төбәкара фестиваль Татар-Пешлә авылында оештырылачак. Фестиваль программасында мифологик персонажлар белән таныштыру, “Шүрәлене көлдер” акциясе кебек төрле күңелле чаралар узачак. Татар милли ризыклары белән сыйланып булачак. Беренче кунакларга Шүрәле “үзе автограф куйган” түбәтәйләр бүләк ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз