news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мифларыннан илһам алучы сынчы Әлфиз Сабировның күргәзмәсе Иркутскида үтә

Әлфизне еш кына Даши Намдаков белән чагыштыралар: Дашины бурятлар мәдәнияте илһамландырса, Әлфиз татар мәдәниятеннән илһам алуын искәртә.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Пермьдә яшәүче 31 яшьлек татар сынчысы Әлфиз Сабировның Иркутскида шәхси күргәзмәсе ачылды. Иркутскиның мактаулы меценаты Виктор Бронштейн галереясендә Әлфиз үзенең иҗатында аеруча зур игътибар биргән эшләрен – татар миф һәм риваятьләренә мөрәҗәгать итеп иҗат иткән хезмәтләрен тәкъдим итте, дип хәбәр итә галереяның матбугат хезмәте.

Әлфиз Сабиров Россиянең И.Глазунов исемендәге академиясен тәмамлаган. Ул Уралда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә төрле күргәзмәләрдә катнашып, танылып килә. Үзенең хезмәтләрендә еш кына таш һәм металлны кушып файдалана. Бу юлы да ул үзенең танылган “Тай кызы”, “Тамчы” һәм башка сыннарын күргәзмәгә куйган. Иркутскидагы экспозицияне ул "Җил вакыты" дип атаган, һәм анда шул исемдәге, боздан ясалган сын куйган. Тамашачылар өчен төрле мастер-класслар да оештырган.

Әлфизне еш кына Даши Намдаков белән дә чагыштыралар. Дашины бурятлар мәдәнияте илһамландырса, Әлфиз үзенең иҗатында татар мәдәниятеннән илһам алуын искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100