news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар меценаты Сара Садыйкованың бабасы салган йортка истәлек тактасы куярга җыена

Татар меценаты Сара Садыйкованың бабасы салган йортка истәлек тактасы куярга җыена
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Татар меценаты Сара Садыйкованың нәсел йорты булган Әхмәтша бабай йортына мемориаль такта куярга тели.

Әлеге яңалык белән күренекле татар композиторы Сара Садыйкова һәм белән актер һәм режиссер Газиз Айдарскийның варисы Әлфия Айдарскаяның туган көнендә Татарстан Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов уртаклашты.

«Сезнең хатирәләрегез тарихчылар өчен кызыклы чыганак булып тора. Казанның Бишбалта бистәсендә сезнең нәсел йортыгыз булган Әхмәтша бабай йорты исән. Бер меценатыбыз шушы йортка мемориаль такта куярга тели», – диде ул «Шәрыкъ клубы»нда оештырылган туган көн кичәсендә күренекле шәхесне котлаганда.

Сүз татар меценаты Гарәфетдин Хисаметдинов турында бара. Ул Казанның Николай Столяров скверына «Бишбалта осталары» дип аталган скульптур композиция куйдырткан кеше буларак билгеле.

Сара Садыйкованың бабасы Әхмәтша бабай яшәгән йорт Бишбалта бистәсендә сакланган. Ике катлы ныклы бүрәнәдән төзелгән йорт Мәдәни мирас объекты түгел һәм анда бер мемориаль такта да юк.

Әхмәтша бабай тумышы белән Апас районының Тутай авылыннан. Хәзер бу авылда Сара Садыйкованың музее да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100