news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар матбугатына язылу көткән нәтиҗәне китерми

Татар матбугатына язылу көткән нәтиҗәне китерми

(Екатеринбург, 16 ноябрь, «Татар-информ»,Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең татар авылларына эшлекле сәяхәте вакытында Милли медиа-холдинг җитәкчеләре татар китапханәләренең бүгенге хәле, татарча китапларга ихтыяҗ бармы икәнлеге, вакытлы татар матбугатына язылу ничек баруы турында кызыксындылар. Кызганычка каршы, бу өлкәдә бик мактанырлык эш юк икән. Китап фондын, бигрәк тә татарча китапларны яңартып торучы юк, вакытлы матбугатка язылсаң да килеп җитми, дип зарландылар китапханәчеләр.

Ләмте авылы китапханәсендә инде менә 35 ел буе эшләүче Лера ханым Әминова ел саен татар матбугатына язылырга тырышса да, соңгы вакытта бу эшнең бик авырлык белән баруы турында сөйләде. Бу ел бик үтенеп сорагач аңа бер генә басма – “Сөембикә” журналын биргәннәр.

Кайбер ераграк урнашкан авылларда, Татарстан матбугатына язылучылар матбугатның килеп җитмәвеннән зарландылар. Әйтик, Бугалыш-тамак авылы китапханәсе мөдире Мөнирә ханым Садыйкова сөйләвенчә, беренче яртыеллыкка язылган “Салават күпере” журналының әлегә кадәр бер саны да килмәгән. Элегрәк “Татарстан яшьләре” газетасын алдыра идек, дип сөйли ул, анысы да ярты юлдан туктады. Хәзер инде акча түгеп язылырга да куркабыз, ди ул.

Хәзер яңа 2006нчы елга вакытлы матбугатка язылу бара. Китапханәчеләр әйтүенчә, килмәгән газет-журналларга язылудан файда булмастыр. Шулай да авыл кешеләрнең татар телендәге газет-журналларга ихтыяҗы зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100