news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар матбугаты турында портал
Аның төп максатыы – татар газеталарында басылган иң яхшы язмаларны интернет-җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Интернет турында татарча китап язган Данил Сәфәров Matbugat.ru порталын ачты. Matbugat.ru – татар басма матбугатын берләштерүче дайджест-портал. Төп максаты – татар газеталарында басылган иң яхшы язмаларны интернет-җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.
Аның битләрендә “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең гәҗит”, “Ирек мәйданы”, “Тәмлетамак” кебек газеталарда басылган кызыклы язмалар белән танышырга, танылган шәхесләрнең фикерләрен белергә була.
Әлеге сайтны Данил үз тырышлыгы һәм 11нчы сыйныф укучысы Денис Булатовның техник ярдәме белән эшләгән. Иганәчеләре дә юк, әмма ул алга таба бу портал реклама аша табыш китерә, үз-үзен аклый башлар дип өметләнәләр.
Газеталарда басылган материаллардан тыш, Matbugat.ruның үз хәбәрләре дә урын алачак. Шулай ук алга таба журналистлар шәхси язмаларын үзләре дә урнаштыра алачак, моның өчен бары сайтта теркәлү генә узарга кирәк була. Ә укучыларга үз фикерләре, уй-кичерешләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирелә.
Данил Сәфәров үзе: “Татар дөньясы белән кызыксынып баручы һәр кеше сайтның адресын хәтерендә калдырсын иде дә, ким дигәндә көнгә бер тапкыр булса да аңа кереп карасын иде”, - дигән теләктә кала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot