news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар матбугаты кадрларсыз калып бара – “Туган як” газетасы редакторы

Түбән Камада чыгучы “Туган як” газетасы редакторы Виктор Шадрин татар матбугатына янаучы төп проблемаларны атады

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). “Китап укымаучы яшьләрнең язарга да сәләте юк, шуңа татар матбугаты бүген кадрлар кытлыгы кичерә. Элекке авторлар китеп бара, аларга алмашка килер кеше юк”. VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучы “Туган як” (Түбән Кама) газетасы редакторы Виктор Шадрин “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында шундый фикер җиткерде.

“Туган як” газетасы татар һәм рус телләрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм район авылларында тарала. Татар телле басманың тиражы – 4500 данә, аның 25% авылларда алдыралар. Рус телле басма 2500 тираж белән чыга. Виктор Шадрин билгеләп үткәнчә, татар телле басманың популярлыгы аның эчтәлегенә бәйле – газетада проблемалы материаллар урын алган, укучылар белән элемтә, аларның гозерләре буенча эшләү бар.

Икенче яктан, редактор тиражның елдан ел кимүенә борчылуын белдерде. “11 мең тираж җыйган чакларыбыз бар иде”, - дип искә алды ул. Тираж кимүгә почта хезмәте бәясенең артуы һәм газеталарның укучыга вакытында барып җитмәве сәбәпче, диде Виктор Шадрин. “Почтальоннар аз, шуңа газеталар озак тарала, ә укучылар моңа редакцияне гаепли», - дип саный ул.

(Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева әзерләделәр)

news_right_1
news_right_2
news_bot