news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Малай татар телен интернет аркылы таныта башларга кирәк дип саный

Танылган блогер VIII Бөтендөнья Татар яшьләре форумы кысаларында иртәгә үткәреләчәк татар яшьләре проектында үзенең фикере белән чыгыш ясарга җыена.

Татар Малай татар телен интернет аркылы таныта башларга кирәк дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар Малай” нигы белән танылган татар блогеры Ринат Галиәхмәтов VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында иртәгә үтәчәк татар яшьләре проектында татар блогерлары татар телен интернет аркылы танытырга тиеш дигән фикере белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Мин мондый чаралардан яңа танышулар көтәм. Ул минем төп бурычым булып тора. Форумның 10% яшьләре татарча аралаша алмасалар да, татарлыклары белән горурланалар. Форум хәзерге яшьләрнең татар теле турында фикерләрен тирәнәйтергә ярдәм итә”, - диде Ринат Галиәхмәтов.

Ринат Галиәхмәтов фикеренчә, Татар форумы кебек чаралар кешенең үзаңын үзгәртә ала. “Мондый чаралар бөтен кешенең дә фикерен үзгәртер дип уйлыйм. Әле күптән түгел Татар яшьләре көннәре форумында булып кайттым. Чыннан да, форумда 4-5 көн катнашкан кешенең фикере үзгәргәнен күрдем. Мондый татар чараларын күбрәк үткәрергә кирәк. Татар булып та, үзең белмәгән фактларга тап буласың, фикерләвең тирәнәя, уйлана башлыйсың”, - ди ул.

“Төрле илләрдән килгән яшьләрнең нинди проектлар алып килүләре мине дә кызыксындыра. Шәхсән үзем интернет дөньясында яшим, барлык яшьләр дә хәзер шунда утыра дияргә була. Иртәгә булачак татар яшьләре проектларында татар телен танытуны интернеттан башлап җибәрергә кирәк дигән үземнең фикеремне кертәчәкмен, бу турыда чыгыш ясарга җыенам. Баштан мин социаль челтәрләрдә иң күп язылучылары булган аккаунтларны күрсәтәчәкмен һәм алар мисалында татар телен ничек танытып була дигән теманы күтәрәчәкмен. Татарларга Интернетта җирне сөрергә дә сөрергә әле! Чөнки интернетта татар телен таныткан блогерлар бер процентка да җыелмый. Татар телен танытуны интернеттан башларга кирәк. Шуңа күрә дә мин барлык кешеләрне аккаунтларын татар телендә алып барырга өндәячәкмен. Үзенең регионында үзенең теле һәм мәдәнияте турында татарча сөйләгән татар блогерлары күбәюен телим”, - дип сөйләде Татар Малай.

  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
  • Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша. Форумда татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100